Память. Том 28 — страница 11
Расшифровка текущей страницы
Русский
КАДЕРЛЕ ДУСЛАР, ВАТАНДАШЛАР! Бөек Җиңү көненнән соң 76 ел узды. Күпме генә вакыт узса да, немец-фашист Германиясен һәм аның сателлитларын җиңгән совет халкының героизмы турында, әлеге көтеп алган Җиңүнең илебез халкына никадәр авырлыклар аша бирелгәнлеге турында онытырга һич ярамый. Совет дәүләте һәм анда яшәгән халыкларның күпме материаль һәм кешелек югалтулары кичерүен, фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең, оккупацияләнгән территорияләрдә яшәүчеләрнең һәм фашист концентра- цион лагерьларында тоткын булганнарның үз иңнәренә нинди авыр йөк салуын санап-тәфсирләп би- рерлек түгел. Бөек Ватан сугышы янгыны үз учагында дистәләгән миллион совет кешесен «якты». Сез изге китап – Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган татарстанлыларга багышланган Хәтер китабының 28 нче томын ачасыз. Анда халкыбызның әрнүе һәм горурлыгы. Әрнүе – туган нигездән чыгып киткән һәм башка әйләнеп кайтмаган әтиләрне һәм ир туганнарны, әниләрне һәм кыз туганнарны югалту ачысыннан. Горурлыгы – бу аяусыз сугышта республикабыз халкының үлем алдында баш имәве һәм илнең башка халыклары белән бергә, кешелек дөньясына билгеле иң авыр сугышларның берсен үз җилкәсендә күтәргәне, сынмый-сыгылмый җиңеп чыкканы өчен. Сугышның дүрт елга сузылган озын, канлы елллары. 1418 көн һәм төн. Һәм бу вакыт дәвамында кан һәм үлем, кайгы-хәсрәт һәм югалту ачысы, зур һәм кечкенә җиңүләр шатлыгы, һәр көн батырлык, ихтыяр көче, куркусызлык, көч киеренкелеге бергә үрелә. Һәр йортта фронттан хәбәр көтү хөкем сөрә, еш кына кайгы ташкыны булып, туганнарының һәм якыннарының соңгы өметен өзеп, хәбәрсез югалган солдат-офицерлар турында хәбәрләр килә. Әмма ил яши һәм көрәшә. «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» шигаре совет кешеләре өчен бердәм була. Җиңү өчен көрәш фронтта да, тылда да алып барыла. Татарстан Кызыл Армиянең эре тыл базаларының берсе була, анда Украина, Белоруссия, Балтыйк буе, Ленинград, Мәскәү, Во- ронеж, Харьков һәм илнең башка төбәкләреннән 70 тән артык эвакуацияләнгән завод һәм фабрика урнаштырыла. Кыска вакыт эчендә Мәскәү авиация заводы, Мәскәү һәм Воронеж машина төзү, Ба- лашиха металл кою-механика заводлары; Мәскәү һәм Гомель аяк киеме фабрикалары кебек стратегик мөһим предприятиеләр сафка бастырыла һәм фронт өчен кирәкле хәрби продукция чыгара башлый. Казанда СССР Фәннәр академиясенең 33 институты һәм аның Президиумы, СССР Финанслар ха- лык комиссариаты, Дәүләт банкы һәм башка ведомстволар урнаша. Эвакуацияләнгән предприятиеләр һәм гражданнар шулай ук Чистай, Алабуга һәм республиканың башка шәһәр-районнарына җибәрелә. Татарстанда 226 мең эвакуацияләнгән кеше, шул исәптән 15 мең ятим бала яшәү урынын таба. Респуб- ликада 80 нән артык эвакогоспиталь җәелдерелә, аларда 334 мең яралы сугышчы дәвалану курсы уза, шуларның 207 меңе янәдән сафка баса. Казанда һәм башка шәһәрләрдә зур фәнни һәм интеллектуаль потенциал туплана, бу үз чи- ратында кыска вакыт эчендә хәрби техника, корал һәм сугыш кирәк-яракларының яңа төрләрен эшләп чыгару һәм гамәлгә кертү мөмкинлеген бирә. Снарядлар һәм шартлаткычлар, патроннар һәм бомбалар, авиация приборлары һәм парашютлар, очкычлар, десант суднолары, бронекатер һәм бронепоездлар, элемтә чаралары, хәрби өс һәм аяк киеме – барысы 600 дән артык төрле хәрби продукция Татарстанда җитештерелгән. С.П. Горбунов исемендәге 22 нче Казан заводында әлеге класстагы очкычларның иң яхшы үрнәкләре саналган Пе-2 һәм Пе-8 бомбардировщиклары ясала. Заводта барлыгы 10 меңнән артык Пе-2 һәм 79 Пе-8 стратегик бомбардировщиклары чыгарыла. 1943 елга кадәр алар бомбага тоту авиациясенең төп удар көче булып тора. Ленинград авиация заводы (сугыш елларында 387 нче номерлы завод, хәзерге вакытта «Казан вертолет заводы» ҖБ) 10 11
Связанные записи · 0
Записи выделены автоматически. Связь с человеком из каталога захоронений проверяется отдельно.
