Память. Том 28 — страница 12

Память. Том 28, страница 12 — скан оригинала

Расшифровка текущей страницы

Русский

У-2 җиңел бомбардировщиклары (1944 елдан По-2) җитештерә, аларны хатын-кыз очучылар иярли, курку белмәс бу гүзәл затларны дошман «төнге убырлар» дип атый башлый. Хәрби операцияләрне зур булмаган биеклекләрдә башкарганда алыштыргысыз булган бу очкычлар Бөек Ватан сугышы елларында легендар була. Гомумән алганда, сугыш елларында Кызыл Армиягә 21 меңнән артык очкыч тапшырыла. Сугыш елларында төзелгән һәр алтынчы хәрби очкыч күккә юлламаны Казанда ала. 16 нчы Казан моторлар төзү заводы эшчеләре, серияле продукция чыгару белән беррәттән, авиация моторларының яңа үрнәкләрен ясау белән дә шөгыльләнәләр. Әлеге предприятие территориясендә конструкторлык бюросы эшли, анда конструкторлык фикере даһилары Сергей Королев, Андрей Тупо- лев, Валентин Глушко хезмәт куя. 1943-1944 елларда реактив җайланмалар төркеменең баш конструк- торы С. Королев В. Глушко белән бергә Пе-2 очкычы өчен тизләткеч уйлап таба. Сугыш елларында Татарстанда, очкычлар төзүдән тыш, приборлар төзү дә киң үсеш ала. 230 нчы заводта (хәзерге Электр приборлары заводы) винтомотор төркеме авиация моторларын, газ анализа- торларын, гальванометрларны, май, су, һава температурасын үлчәү өчен электр тахометрларын һәм термометрларын җитештерүне җайга салалар. Сугыш башланганда фронтны дары белән тәэмин иткән төп предприятие булып Казан дары заво- ды кала. Дары заводларының күпчелеге көнчыгышка эвакуацияләнергә мәҗбүр булганга, ул фронтны дары һәм башка шартлаткыч матдәләр белән өзлексез тәэмин итә торган бердәнбер предприятие була. Моннан тыш, завод атаклы «Катюша» өчен төрле дары компонентлары булдыруда катнаша. Алар өчен фронтка миллионнан артык заряд җибәрелә. Заводта барлыгы 23 млн миномет, 5 млн гаубица заря- ды, 4,3 млн заряд зенит һәм үзйөрешле артиллерия өчен, 18 млн – кыр туплары артиллериясе өчен, 615 меңе – диңгез артиллериясе өчен, 97 млн – авиация туплары өчен, 3 млрд 924 млн – винтов- ка патроннары өчен җитештерелә һәм фронтка озатыла. Сугыш елларында Казанда җитештерелгән зарядларның гомуми саны 4 миллиардка җитә. Татарстанның башка шәһәрләре дә Җиңүгә лаеклы өлеш кертә. Хәрби суднолар – диңгез буксирла- ры, торпеда катерлары – Яшел Үзәннең М. Горький исемендәге 340 нчы заводында төзелә. Сугыш ел- ларында биредә бронекатерлар гына да 77 данә җитештерелгән. Моннан тыш, завод снарядлар, аэро- чаналар өчен җиһазлар, эре калибрлы зенит җайланмалары чыгара. Чистайга эвакуацияләнгән 2 нче Мәскәү сәгать заводы коллективы танк сәгатьләре, танкка каршы гранаталар өчен запал, очкычларда ягулык сарыф итү приборлары, гидрометеорология хезмәте өчен язу приборлары һәм башкаларны ясау белән шөгыльләнә. Фронтка Кызыл Армия солдатлары һәм офицерлары өчен 200 ләп төр хәрби кием һәм сугыш кирәк- яраклары биргән җиңел сәнәгать предприятиеләре шулай ук мөһим оборона функциясен башкаралар. Сугыш елларында Татарстанда 822 мең шинель, 2 млн 350 мең чалбар һәм гимнастерка комплектлары, 8 млн 169 мең комплект эчке кием, 6 млн пар армия итекләре, 118 мең мех комбинезон, 197 мең мех итекләр, 4 млн 400 мең бүрек һәм башкалар әзерләнә. Республика предприятиеләре һәр эш көнендә бер полкны өс киеме, бер дивизияне аяк киеме белән тәэмин иткәнгә тиң бу. Татарстанның авыл хуҗалыгы да Җиңүне якынайту өчен зур өлеш кертә. Кыенлыкларга карамас- тан, авыл халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә фронтка 131 млн пот икмәк, 39 млн пот бәрәңге һәм яшелчә, 56 млн пот ит, 200 млн литр сөт, 500 мең пот йон, дистәләгән мең пот май, бал, терлек мае, 11 млн пот печән һәм башкалар җибәрелә. Бу саннар артында нинди фидакарьлек торганлыгын шул заманда авылда яшәгән кеше генә беләдер. 12

Предложить правку

Связанные записи · 0

Записи выделены автоматически. Связь с человеком из каталога захоронений проверяется отдельно.