Память. Том 28 — страница 13

Память. Том 28, страница 13 — скан оригинала

Расшифровка текущей страницы

Русский

Юл өзеклегеме ул, җәйге челләме, көзге суыклармы – күпне күргән авыл хезмәтчәннәре кырда: җир сөрә, орлык чәчә, урак ура. Терлекчелек фермаларында йокысыз төннәр уздыра, урман аудара, Ка- зан тирәли оборона корылмалары төзүдә катнаша. Төннәрен, чыра яктысында, һәр күзәнәгенә күңел җылысын салып, сугышчы-фронтовикларга йон киемнәр, башлык, шарф, оекбаш-бияләйләр бәйли. Татарстанның фәнни һәм иҗади интеллигенциясе Җиңү эшенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Галимнәр үз эшләрен оборона бурычларын хәл итүгә юнәлдерәләр. Татарстан Дәүләт планы комите- ты каршында теоретик, икътисадый һәм оештыру мәсьәләләрен чишү, фронт һәм тыл ихтыяҗлары өчен Татарстан ресурсларын ачыклау һәм мобилизацияләү максатында фәнни-техник совет төзелә. А.Е. Арбузов оптик приборлар җитештерү өчен мөһим роль уйнаган матдәләр табуга ирешә. Б.А. Ар- бузов синтетик каучукның салкынга чыдамлыгын арттыру юлларын эзли. Н.А. Ливанов азык аксымна- ры һәм витаминнар җитештерү технологиясен эшләүдә катнаша. Г.Х. Камай кетгутның яңа төрләрен җитештерү технологиясен эшли. А.В. Вишневский, В.А. Гусынин, Б.Л. Мазур, А.Н. Мурзин, И.И. Ру- сецкий, Н.В. Соколов, Л.И. Шулутко һәм башка медицина өлкәсендә эшләүче галимнәрнең фәнни эзләнүләре яралы сугышчыларны нәтиҗәле дәвалауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. А. Әпсәләмов, Г. Бәширов, И. Гази, Ә. Еники, Ә. Исхак, Ш. Камал, Ф. Кәрим, Ш. Мөдәррис, К. Нәҗми, Г. Насретдинов һ.б. татар иҗат әһелләренең әдәби әсәрләре үзәгендә кешеләрнең фронтта һәм тылдагы батырлыгы тора. Сугыш елларында республика композиторлары 108 әсәр иҗат итәләр, шуларның 72 се хәрби тематикага багышланган. Театрлар репертуарында К. Симоновның «Рус кешеләре» әсәре, А. Корнейчукның «Фронт», Н. Исәнбәтнең «Мәрьям», Р. Ишморатның «Кайту», М. Әмирнең «Миңнекамал» пьесалары барлыкка килә. Сугыш темасына Н. Җиһановның «Илдар» операсы, М. Юдинның «Фәридә» операсы языла. Сугыш елларында оешкан 18 фронт концерт һәм театр бригадалары 11 фронтта булалар, 2 меңгә якын концерт һәм спектакль куялар. Сугыш дәвамында Татарстан халкы фронтка 10 млн данәдән артык җылы әйберләр җибәрә. 1943 ел ахырына татарстанлыларның оборона фондына ирекле иганәләре суммасы 51 млн сум тәшкил иткән. Җыелган акчаларга «Кызыл Татарстан», «Чапаев», «Куйбышев» бронепоездлары, «Комсомо- лец Татарии», «Колхозник Татарии», «Красная Татария» танк колонналары, «Совет Татарстаны» авиаэ скадрилья сы төзелә. Төрле сугышчан техника төзелешенә барлыгы 380 млн сум акча җыела. Татарстанда хәрби бурычлы халыкны хәрби хезмәткә әзерләү буенча зур эш алып барыла. 1941-1945 елларда Всевобучта 186 мең кеше, ОСОАВИАХИМ курсларында 163 655 сугышчы һәм белгеч хәрби әзерлек уза. 1,9 млн артык кеше һава һәм химия оборонасына өйрәтелә. Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыяте 6590 шәфкать туташын һәм санитария дружиначысын укытып чыгара. Хәрби әзерлекнең төрле формаларында республиканың барлык халкы да диярлек катнаша. 100 меңнән артык кеше Казан обводы оборона корылмалары төзүгә җәлеп ителә. Кызыл Армия сафларында Татарстаннан 700 меңгә якын кеше сугыша, бу – республика халкының 24 % ы дигән сүз. Җиңү юлы буйлап Иделдән Берлинга кадәр өч мең чакрым араны атлап уза алар. Аларның барсын – гади солдатлар һәм командирларны, танкчы һәм пехотачыларны, очучы һәм диңгезчеләрне, тупчы һәм хәрби табибларны – бер максат берләштерә: Ватанның бәйсезлеген саклап калу, явыз фашизмны юк итү. Сугыш антына һәм бурычларына тугры калып, якташларыбыз, сугы- ша-сугыша, ала алмаслык оборона сызыкларын үтеп, шәһәр-авылларны азат итәләр, соңгы снаряд һәм патронга кадәр көрәшеп һәлак булалар. Боларның барысына да ирешү өчен зур көч һәм ныклык, кыюлык һәм батырлык сорала. Һәм бу сыйфатлар аларда һичшиксез була. Бөек Ватан сугышы фронтларында ТАССРда тупланган 18 нче, 120 нче, 146 нчы, 147 нче, 334 нче, 12 13

Предложить правку

Связанные записи · 0

Записи выделены автоматически. Связь с человеком из каталога захоронений проверяется отдельно.