Память. Том 28 — страница 14
Расшифровка текущей страницы
Русский
352 нче укчылар дивизияләре, 86 нчы мотоукчылар дивизиясе, 202 нче бомбага тоту авиациясе диви- зиясе, Фастов танк бригадасы, дистәләгән аерым полклар һәм сугышчан очкычларның аерым экипаж- лары сугыша. Генераллар А.О. Ахманов, Ф.Г. Булатов, В.Г. Бурков, В.Н. Гордов, А.В. Кирсанов, З.Ю. Котлин, Г.Б. Сафиуллин, Я.Д. Чанышев гаскәрләр белән талантлы рәвештә, оста идарә итәләр. Татарстан егет- кызларының батырлыклары партизаннар хәрәкәтендә, СССР һәм Европа илләрендә алып барылган яшерен антифашистик каршылык төркемнәре эшчәнлегендә калку күренә: И. Заикин, И.К. Кабушкин, З. Нури (Белоруссиядә); Н.А. Барышев, К. Галләмов, Т. Гайнанов (Кырымда); Г.С. Әмиров, А.Ш. Бикба- ев, Б.Х. Кадермәтов, Х.М. Садров (Смоленск өлкәсендә); Д. Морзин, Н.В. Сметанин, К. Әминов, К. Ба- туллин, Ш. Бикбулатов, Б.Г. Мәдъяров, М.Н. Мифтахов, А.Г. Мостафин, Г.С. Госманов, Г. Шәйхуллов (Чехословакиядә); Г.Г. Малов (Югославиядә); М.С. Атаманов (Польшада); Р. Боков, М.Ф. Гайсин, В.П. Игнатьев, З.К. Камалов, Р.Н. Рылова, А.Г. Үтәшев, З. Шәмиголов (каршылыкның француз хәрәкәтендә). Германиядә совет хәрби әсирләре арасында антифашистик эшчәнлекне Гайнан Кормаш һәм Муса Җәлил яшерен оешмалары алып бара. 200 меңнән артык татарстанлы орден-медальләр белән бүләкләнә; 187 кеше Советлар Союзы Ге- рое исеменә лаек була; 48 кеше – Дан орденының тулы кавалеры. 13 е – Александр Матросов белән Газинур Гафиятуллин батырлыгын кабатлый. 6 очучы һава һәм ут тараны башкара. Алтын Йолдыз кавалерларының данлы плеядасында Татарстанның искиткеч уллары: батыр чик сакчысы Никита Кай- манов, Брест крепостеның легендар саклаучысы Петр Гаврилов, кыю очучы Фәрит Фәткуллин, Ста- линград каһарманы Гани Сафиуллин һәм башка бик күпләрнең исемнәре балкый. Ир-егетләр белән беррәттән хатын-кызлар да кулларына корал алалар. Безнең республикадан фронтка 10 меңнән артык хатын-кыз китә. Алар күрсәткән каһарманлык һәм кыюлык, җыелма образ булып, легендар очучы Мәгубә Сыртланова, атаклы шәфкать туташы Асия Илмәтова, партизан Чәчкә Заһирова, башкалабыз күген саклаган аэростатчы кызлар батырлыгында гәүдәләнеш таба. Халкыбыз өчен генә түгел, бөтен Европа халыклары өчен дә какшамас кыюлык, ватанпәрвәрлек һәм ныклык үрнәге һәм фашизмга каршы көрәш символы булып, Муса Җәлилнең шигъри һәм граж- данлык батырлыгы тора. Хәрби елъязмага алтын хәрефләр белән Дан орденының тулы кавалерлары разведчиклар Даян Булатов, Григорий Портнов, Рифкать Гайнуллин, тупчылар Каюм Зәбиров, Нико- лай Зотов, Сергей Дегтев, танкчылар Трофим Лапин, Рөстәм Хәмитов һәм Павел Михеев, һава укчы- сы Алексей Васильевның исемнәре язылган. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга да күп еллар инде. Бары тик кешелек хәтере генә аның фаҗигале һәм каһарманлыкларга бай вакыйгаларын үзендә саклый, туган җиребезне күкрәге белән каплап, су- гыш кырларында һәлак булган якташларыбызның исемнәрен мирас итеп киләчәк буыннарга тапшыра килә. Безнең җиребездә генә түгел, немец фашистларыннан азат ителгән илләрдә дә сугышчылар каны мулдан коелган. Мәскәү яны кырларыннан, Иделдән Дунай һәм Шпрее ярларына кадәр, шәһәр- авыллар буйлап Татарстан ул-кызларына һәйкәл һәм обелисклар күтәрелә. Озак еллар һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалганнар турындагы мәгълүматлар сугыш тарихын- да өйрәнелмәгән бер сәхифә булып кала бирде. Без, җиңүчеләрнең балалары һәм оныклары, Бөек Җиңүнең чын бәһасе турында белми яшәдек. Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан барлык илләр арасында бары Россия генә – кешелек югалтуларының исәбен әлегәчә төгәл белми торган бердәнбер ил. Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында, корбаннар саны киметеп күрсәтелә: 1960 елларга кадәр 7 млн кеше, 1965-1980 елларда – 20 млн кеше, 1990 елның 8 маенда 27 млн кеше саны атала. 14
Связанные записи · 0
Записи выделены автоматически. Связь с человеком из каталога захоронений проверяется отдельно.
