Память. Том 28 — страница 15

Память. Том 28, страница 15 — скан оригинала

Расшифровка текущей страницы

Русский

2017 елның 14 февралендә Дәүләт Думасында узган парламент тыңлауларында «сугыш факторлары нәтиҗәсендә СССР халкының кире кайтарылмый торган югалтулары 41 млн 979 мең кеше тәшкил итте» дип белдерелде. Сугыш күпләрнең туганнарын һәм якыннарын тартып ала. Илебезнең чиксез киңлекләрендә һәм аннан читтә йөз меңнәрчә солдат каберләре чәчелгән. Бу каберләрнең күбесе исемсез. Дистәләгән еллар дәвамында һәлак булган якыннарны югалту кайгысы басылмый, аларны барлау һәм күмелгән урыннарын эзләү эше дәвам итә. Сугыш турында халык хәтере мәңгелек. Аларны кадерләп хәтердә саклау – безнең изге бурычыбыз, намус кушуы. Без, нәсел дәвамчылары буларак, аларның исемнәрен һәм каһарманлыкларын үлемсез итә алабыз. «Хәтер» китабы әнә шул максатны күздә тотып төзелде. 1989 елның 11 апрелендә партиянең өлкә комитеты бюросы тарафыннан фундаменталь тарихи- мемориаль һәм гуманитар һәйкәл булган Республиканың күп томлык Хәтер Китабын әзерләп бас- тыру турында карар кабул ителә. Кайда һәлак булуына карамастан: сугыш кырында яисә дошман әсирлегендәме, партизан отрядында яисә яшерен оешмадамы, яраларыннан үлгәнме ул, сугыш кы- рында хәбәрсез югалганмы – Ватанны саклаучыларның һәрберсенең исемен мәңгеләштерергә карар кылынды. Хәзерге вакытта Китапның рус һәм татар телләрендә 27 томы дөнья күрде. Аларда сез каһарманлыклар һәм сугышларда ирешкән җиңүләр, фашист концлагерьларында тоткынлыкта булган совет хәрби әсирләре турында хикәяләр тапмассыз. Аларның битләрендә Җиңү хакына иң кыйммәтле әйберләрен – гомерләрен биргән якташларыбызның кыскача биографияләре бирелә. Китапка бүгенге көнгә билгеле барлык һәлак булган һәм хәбәрсез югалган татарстанлыларның исемнәре кертелгән. Әлеге китап – киләчәк буыннарның ватан хакына гомерләрен биргән Татарстан ул-кызларының якты истәлегенә мөрәҗәгать итү ихтыяҗы ул. Илебездә кулланылган Бөек Ватан сугышы югалтулары турындагы дөрес булмаган статистик мәгълүматлар республикабызның хәрби корбаннары статистикасында да чагылыш таба. Татарстанның Хәтер китабын эшли башлаганчы, 87 мең якташыбыз сугыштан әйләнеп кайтмаган дип исәпләнелә. Ышануы кыен, әмма бу сан фәнни әйләнештә 50 елга якын хөкем сөрә. Хәтер Китабы редакциясенең һәм аның хезмәткәрләренең, мәсләктәшләренең титаник хезмәте турында һәлак булганнарны эзләү динамикасы сөйли. Татарстан Республикасы Хәтер Китабының 28 томы мәгълүматлары эзләү картинасының тәэсирләндергеч зур масштабларда алып барылуын һәм хәзерге Татарстан һәм Рос- сия җәмәгатьчелегенә объектив фактларны һәм материалларны тәкъдим итүнең югары дәрәҗәдә мөһимлеген күрсәтә. Хезмәткәрләребезнең һәм хезмәттәшләребезнең озак еллар дәвамында фәнни-тикшеренү һәм эзләнүләре нәтиҗәсендә, Хәтер Китабының 28 томында Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен һәлак яисә вафат булган, хәбәрсез югалган 379 338 Татарстан солдаты һәм офицерлары исемнәре мәңгеләштерелде. Хәзерге вакытта күп томлы «Хәтер» китабы Татарстан Республикасының һәм Россиянең уникаль гуманитар басмасы булып тора. «Хәтер Китабы» редакциясе коллективы илнең төрле төбәкләрендәге дәүләт һәм ведомство архивларында сакланган, шулай ук Татарстан хәрби комиссариаты һәм эзләү отрядлары тарафыннан табылган төрле, кагыйдә буларак, бик ярлы һәм чәчелгән фактлар һәм мате- риалларны системалаштырды. Әлеге олуг хезмәт Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан да хуплау тапты. 2021 елда «Хәтер» китабы басмасының чираттагы 28 нче томын тәкъдим итәбез. Анда ТАССРда 14 15

Предложить правку

Связанные записи · 0

Записи выделены автоматически. Связь с человеком из каталога захоронений проверяется отдельно.