Память. Том 28 — страница 16

Память. Том 28, страница 16 — скан оригинала

Расшифровка текущей страницы

Русский

туган, яшәгән, шуннан мобилизацияләнгән 5321 кеше – Ватан өчен һәлак булган солдат һәм офицер- лар турында мәгълүмат туплап бирелә. Әмма эзләнү эше моның белән дә тукталмый, ул дәвам итә. Әлеге басма – редакциянең күпьеллык эшчәнлеге нәтиҗәсе. Бу саллы хезмәткә Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләрендәге ведомство хезмәткәрләренең дә керткән өлеше зур. Сугыш кор- баннары турындагы шәхси мәгълүматларны ачыкларга ярдәм иткән йөзләгән хезмәттәшләр һәм күп кенә оешмалар тырышлыгыннан башка Татарстанда мондый масштаблы эшне тормышка ашыру һәм күп томлы гуманитар басма әзерләп чыгару кыен булыр иде. Татарстан һәм Россия гражданнарына, ведомстволарына һәм оешмаларына, хезмәт бурычы буенча яисә йөрәк кушуы буенча Хәтер Кита- бын әзерләүдә ярдәм иткән, Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлеген мәңгеләштерү белән бәйле эзләнү эшләрен алып барган барлык кешеләргә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Республиканың хәрби комиссариатлары, архивлары, музейлары, шулай төбәк иҗтимагый-яшьләр «Ватан» оешмасы хезмәткәрләренә аерым рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Хөрмәтле замандаш! Яшь буын! Һәлак булган каһарманнарны искә алып, алар турындагы истә- лекләрне кадерләп саклагыз, киләчәк буыннарга да тапшырыгыз. Бу гамәл – аларның батырлыгына, күркәм эшләренә һәм Ватанга булган тугрылыкларына хөрмәтебез билгесе. Исегездә тотыгыз: һәр исем артында кеше тормышы һәм язмышы. Алар – Ватанны саклаучылар, аларны туган җиргә һәм туган йортына чиксез мәхәббәт хисе һәм киләчәк буыннар алдындагы бурычлары берләштерә. Бу бурыч – безгә дә васыять. Хәтер Китабы – дөньяны фашизмнан һәм нацизмнан коткаручыларга рәхмәт йөзеннән торгызыл- ган бер һәйкәл ул. Аларның каберләренә һәм обелискларына эзне суытмасак иде, һәр билгеле һәм билгесез кабер өстендә мәңгелек тынлык хөкем сөрсен иде дигән теләктә калабыз. т.ф.д., профессор Р.М. Вәлиев т.ф.к. Ф.Г. Миңнеханов 16

Предложить правку

Связанные записи · 0

Записи выделены автоматически. Связь с человеком из каталога захоронений проверяется отдельно.

    Память. Том 28 — страница 16 | Нить поколений