Память. Том 28 — страница 22

Память. Том 28, страница 22 — скан оригинала

Расшифровка текущей страницы

Русский

аңлата. Сугышчы һәлак булган урынның дөреслеге шикле очракта да шундый ук билге куела. Тагын бер мөһим нәрсәне искәртеп үтәргә кирәк: солдат һәм офицерларның хезмәт иткән урыны рус телендә һәм шартлы кыскартмалар ярдәмендә бирелә. Терминнарның һәм хәрби частьләрнең исемнәре татарчага тәрҗемә ителмәвенә бу өлкәдә терминологиянең кирәгенчә эшләнелмәгән булуы, кыскартмаларны татар телендә күрсәтүнең аңлашылмаучылык китереп чыгарырга мөм- кинлеге сәбәп булды. Шуның өчен махсус исемлектә кыскартмалар һәм терминнарның рус һәм татар телендәге аңлатмалары бирелде. Редакция Татарстан Республикасы җитәкчелегенә эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерә. Мәгълүмат җыюны оештыруда булышлык иткән Татарстан республика хәрби комиссариатына, Дәүләт кур- кынычсызлыгы комитетының иҗтимагый элемтәләр үзәгенә, шулай ук республика архивлары хез- мәткәрләренә аеруча рәхмәтле булуын белдерә. Редколлегия әгьзалары бик нәзакәтьле, меңнәрчә кешеләрнең, аларның якыннарының, туг ан- нарының язмышына кагылышлы тема белән эш йөртүләрен яхшы аңлыйлар. Китапта ки терелгән мәгълүмат, әлбәттә, укучыларда төрле тәкъдимнәр, уй-фикерләр уятыр. Редакция аларны кабул итәргә әзер. Безнең адрес: 420111, Казан ш., Тельман ур., 5 йорт, kp-rt@mail.ru, Хәтер Китабы» редакциясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе. 22

Предложить правку

Связанные записи · 0

Записи выделены автоматически. Связь с человеком из каталога захоронений проверяется отдельно.

    Память. Том 28 — страница 22 | Нить поколений