Память. Том 28 — страница 21

Память. Том 28, страница 21 — скан оригинала

Расшифровка текущей страницы

Русский

КИТАП ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ Бу күп томлы китапта Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган, яралардан яисә әсирлектә үлгән, хәбәрсез югалган солдат һәм офицерларның тулы исемлеге бәян ителә. Алар Татарстан җи- рендә туганнар, яисә армия сафларына республика хәрби комиссариатлары тарафыннан чакы- рылганнар. Исемлекләрне төзүдә төрле чыганаклар файдаланылды. Бу – Оборона министрлыгының Үзәк ар хивында, Хәрби-медицина, Үзәк Дәүләт архивларында сакланган белешмәләр, республика район хәр би комиссариатларында тупланган картотекалар, төрле өлкәләрдә, шәһәрләрдә, районнарда ба сы лып чыккан Хәтер китапларында урын алган безнең якташларыбыз турындагы мәгълүмат- лар. Шу лай ук Интернет челтәреннән, аерым алганда, https://soldat.ru, https://pamyat-naroda.ru, https://obd- memorial.ru сайтында китерелгән, эзләнү экспедицияләре әгъзалары тарафыннан сугышлар барган урын нарда һәм Бердәмлек илләренең төрле районнарындагы хәрби комиссариатларда табылган мәгъ лүмат кулланылды. Германия җирендә һәлак булган һәм анда күмелгән сугышчылар турындагы белеш мәләрнең шактый өлеше Федераль иминият хезмәтенең ТР буенча идарәсе архивыннан һәм Кызыл Хаҗ җәмгыятенең эзләү идарәсе аша немец эзләнү оешмаларыннан алынды. Тупланган информация «Хәтер Китабы» редакциясендә эшкәртелде. Сугышчыларның исемлеге рус һәм татар телләрендә алфавит тәртибендә бирелә. Һәрбер һәлак булган сугышчы турындагы мәгълүмат мондый эзлеклелектә китерелә: аның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, туган урыны, хәрби хезмәткә чакырылган урыны, хәрби дәрәҗәсе, хәрби частьнең, яисә госпитальнең, медсанбатның номеры (хәрби хезмәт урыны), һәлак булган ва- кыты һәм җирләнгән урыны. Әгәр сугышчы яралардан үлгән булса, мөмкин булганча, госпитальнең яисә медсанбатның номеры күрсәтелә. Һәлак булганнар турындагы белешмәләр берничә чыганак- тан алынды. Аларда сугышчы турындагы мәгълүмат төрлечә китерелгән очракта редколлегия бар- лык вариантларны да күрсәтү кирәк дип тапты. Кайвакыт мәгълүматлар тулы түгел. Исемлектә алар бернинди график билге белән дә күрсәтелми. Әмма фамилия, исем булмаган очракта күп нокта (...) куела. Шуны күрсәтеп үтәргә кирәк: исемлекне төзегәндә сугышчыларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, географик һәм топонимик атамалар, торак пунктлары язылышындагы төгәлсезлекләр, хаталар һәм кайбер фамилияләрнең кабатлануы белән бәйләнешле зур кыенлыклар очрый. Кайвакыт фамилияләр, башка белешмәләр танып булмаслык дәрәҗәдә үзгәртелгән. Бу төгәлсезлекләр төрле сәбәпләр белән, шул исәптән архив һәм башка чыганаклардагы хаталар белән дә аңлатыла. Әлеге хаталарны, төгәлсезлекләрне ирекле рәвештә төзәтү дөрес булмау сәбәпле, кайбер очракларда фамилияләр, исемнәр үзгәрешсез калдырылды. Бер-берсенә нык охшаган фамилияләр дә, бер үк кеше турында сүз бара икәнлеге шөбһәле булганга, үзгәртелмәде. Әмма күзгә күренеп торган хаталарны, кабатлауларны булдырмау кирәк дип табылды. Кайбер очракларда ике фамилия яисә исем бирелде: Насыйфуллин (Мосыйфуллин), Хайни (Гайни, Зәйни). Бу беренче язмалардагы яисә архив чыганакларындагы ялгышны күрсәтә. Татар телендәге вариантта фамилияләр, исемнәр, нигездә төзәтелеп, татарча язылышта бирелә. Әмма күп очракта архив чыганагыннан читкә кителми. Китапны төзүдә катнашучылар бу төгәлсезлекләр, тулы булмаган белешмәләр һәлак булган су- гышчыларның якыннарында, туганнарында аңлау табар, зур канәгатьсезлек тудырмас, ә биредә китерелгән мәгълүмат күпмедер дәрәҗәдә аларның эзләнүләренә ачыклык кертер дип ышана. Эш барышында тулы һәм төгәл булмаган географик атамалар, административ территориаль үзгәрешләр зур кыенлыклар тудырды. Географик карталар, республикалар, крайлар, өлкәләрнең тер риториаль бүленеше җыентыклары, һәртөрле белешмәләр кебек күп төрле чыганаклардан фай- даланып, торак пунктларының исемнәре нигездә 1998 елгы административ-территориаль бүленешкә күчерелде. Авыл, станица, юл, елга һәм күл, туганнар каберлекләре исемнәре үзгәрешсез калды- рылды. Җәя эчендәге сорау билгесе (?) торак пунктының исеме дөрес булмаска мөмкин икәнлекне 20 21

Предложить правку

Связанные записи · 0

Записи выделены автоматически. Связь с человеком из каталога захоронений проверяется отдельно.